- уҗым
- и. 1. Яңа үсеп килә торган иген (бигрәк тә тупсага утырганга кадәр булган хәленә әйтелә) 2. Көзен чәчелеп, шытып чыгып кар астында кышлый торган берьеллык иген; көзге чәчүлек. УҖЫМ КҮБӘЛӘГЕ (ЯБАЛАКЧЫГЫ, ЯБАЛАКБАШЫ) – Башы һәм күкрәгенең алгы ягы куе йонлы булып, тышкы күренеше белән ябалакка охшаш, уҗымны һәлак итә торган күбәләк; рус. Совка озимая
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.